КАТЫК-СӨТ җый. и. Сөт һәм сөттән әзерләнгән төрле ашамлыклар. Әминә аларны катык-сөт белән сыйлады, ә карт драбанд, титаклап, аларны Казантауга чиягә, җиләккә алып барып йөрде. И.Салахов. Бу якынлашуга өлкәннәр дә сәбәпче булды ахры, чөнки малайларның әнкәләре әсир немецлардан сабын, шырпы ишеләрне катык-сөткә алыштырып алырга мөмкин икәнлекне белеп алганнар иде. Ф.Яруллин |