КАТЫРУ ф. 1) Каты хәлгә китерү, катыландыру. Гыймазов нихәтле күңелле күренергә тырышса да, аның гипска катырылган кулы үзенең авыртканлыгын, уңайсызлаганын сиздерми калмады. С.Рафиков. Тик монда Гәрәйхан бабайның шомырт-миләшләренә генә урын калмады, өй таш, бетон, асфальт белән катырылып, чорнап алынган иде. Ф.Бәйрәмова. Нарат урманын кисеп асфальтка катырырлар, таш сыннар бастырып куярлар. Г.Мөхәммәтшин 2) Туңдыру. Су сибеп махсус катырылган кар катламнары, күпсанлы дзотлар, чәнечкеле чыбык киртәләре белән ныгытылган ул. М.Әмир. Су сибеп катырган шоп-шома бозда электр нуры күл булып җәелеп ята иде. И.Гази. Шуңа күрә, хатын-кызлар керләрен туңдырып киптергән шикелле, көшелне туңдыралар, салкында катырып киптерәләр иде. Җир чәчәктә 3) Киптерү. Сохари катыру 4) Берәр эретмәдән коеп яки берәр ябыштыручан сыек әйбер, измә ярдәмендә ныклы предметлар, корылмалар ясау. Мин кардан, су сибеп катырып, төньяк хайваннарының сыннарын эшләп куярга уйлыйм. И.Салахов. Канауның күпер тирәсендәге ярлары ике яклап бетон белән катырылган. Ә.Шәмин. Сәке балчыктан катырылган булса да, ул – безнең иң яраткан урыныбыз. Н.Сәфәрев 5) сөйл. Туңдыру, өшетү, күшектерү. Җир-су хайваннары, мәсәлән, тритоннар, боз булып катырганнан соң, ягъни бөтен физиологик процесслар туктатылгач, әкрен генә җебеткәндә, яңадан тормышка кайталар... А.Тимергалин. Баланы бөтенләй катыргансыз 6) Суыту нәтиҗәсендә кырып бетерү. Таракан катырасызмы әллә? Нишләп суыкта утырасың? М.Маликова. Шул Мәрдән дигәне юл тапкан: тоткан да, тараканнарны катырган кебек, кортларны тышка, салкынга чыгарып катырган. Г.Толымбай 7) сөйл. Керләтү, пычрату. Күлмәкнең якасын катыру Катыра бару Акрынлап, торган саен ныграк катыру Катыра башлау Катырырга тотыну. Көзен катыра башлау белән, шул тирә бала-чагасы өчен Петруш исемле каток була иде. Мөҗәһит Катырып бетерү Тәмам, ахырга кадәр катыру. Үзенең урынлы-урынсыз әйтеп ташлаган ярым-йорты сүзләре белән репетиция вакытында ук эчебезне катырып бетергән Гаптери, тамашачылар алдына чыга башлагач тәмам каушап, бичарадан ни чара дигәндәй, коеп куйган шамакайга әйләнде дә куйды. Г.Шәрәфи Катырып җибәрү Кинәт кенә катыру. Быел көз иртә килде. Башта коеп яңгырлар яуды, аннары катырып җибәрде. Җ.Тәрҗеман. Узган елны өч көн эчендә катырып җибәргән иде. Быел да, шәт, озакка тартылмас. М.Шабай Катырып кую Кинәттән генә катыру Катырып тору Һәрвакыт, даими рәвештәкатырган хәлдә тоту |