КАТЫРМА и. диал. Майда кыздырып пешерелгән көлчә.Әнкәй, уртага дәстерхан җәеп, зур тәлинкәгә салып кайнар катырма китерде.Н.Сәфәрев.Катырмамы, әллә катламамы – исеме хәтердән чыккан. Әче камырдан ясаган көлчә өстенә әни йомыркага болгаткан эремчек ягып мичкә куя иде. Шундый тәмле була иде әни пешергән ул катырма! Итальяннарның пиццасы шул ук катырманы хәтерләтә. М.Юныс |