КАТЫРГЫ и. 1. 1) Берничә кат катланып, махсус эшкәртелгән калын, каты кәгазь; картон. Идәнне әйткән дә юк, --- урта бер җиргә куелган зур өстәлдә тузгып яткан кәгазь, карандашлар, почмаклардагы рамнар, катыргылар тәртипсезлекне тагын да арттыра иде. М.Маликова. Мәрвәр йөгереп килеп катыргыга ясалган портретын күрде дә шаклар катты. М.Хәсәнов. Катыргының икенче ягына чыккан тасма очларын катыргыга ябыштыралар һәм, ныграк булсын өчен, өстенә йомшак кәгазь кисәге дә ябыштырып куялар. Файдалы киңәшләр

2) Нәрсәнең дә булса шул материалдан эшләнгән детале. Башына катыргысыз рус картузы, аягына искергән кәвеш, җилкәсенә тапланып беткән пиджак салып чыгучы кеше шәкерт Гыйззәт иде. Ф.Сәйфи-Казанлы

2. с. мәгъ. Катыргыдан эшләнгән. [Ул] Катыргы савытны ачып, юан, озын бер папиросны авызына алып капты да, тартасызмы дигән кебек, егетләргә тәкъдим итеп чыкты. Н.Фәттах. Аларга биш тартма катыргы патрон да кайтты. Г.Мөхәммәтшин. Мин, булган хикәяләремне җыеп, катыргы папка эченә салдым да Сәнгать идарәсенә киттем (ул вакытта шундый идарә бар иде). Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә