КАТЫЛЫК и. 1) Каты булу үзлеге. Бөтен сабырлыгын җыеп, валчык арты валчык куптарды, катылыкның ни икәнен белде. Чүлмәк катылыгы иде бу. К.Тимбикова. Механик составка карап, аның [туфракның] төсе дә, структурасы да, катылыгы да, шулай ук һәрбер катлауның калынлыгы да, сыйфаты да үзгәрә килә. Җир һәм туфрак. Агачны төз утыртучы кәүсәнең катылыгын һәм ныклыгын нәкъ менә лигнин билгели. Биология. Корычның катылыгы. Металл катылыгы 2) Тәэсир итү көче шактый кискен, көчле булган (җил, буран, агым һ.б. тур.). Җилнең катылыгына каршы торырлык түгел 3) Сыеклык составында минераль тозлар күп булу. Көйдерүләр булмасын өчен, эремәнең катылыгын һәр тапкыр берничә үсемлеккә контроль бөркү юлы белән тикшерергә кирәк. Яшелчәчелек. Суның катылыгы 4) Тәме яки тәэсире көчле булу (чәй, тәмәке һ.б. тур.). Белмим, әллә чәй катылыгыннан, әллә томан куелыгыннан, башым әйләнде. 5) хим. Каты җисемнең тышкы механик тәэсиргә каршы тору үзлеге, паскальләрдә үлчәнә. Катылык ягыннан беренче урында хәзер табигый алмаз түгел, ә ясалма боразон тора. Химиянең киләчәге 6) Тирәнлек (йокы тур.). Иртәнге йокының катылыгы 7) Саңгыраулык, начар ишетү (кеше тур.). Хәпәзә әби артык узынырга ирек бирмәсә дә, әйтерлек ачуыбызны китерә алмады: колакка катылыгы әйбәт иде. М.Әмир 8) Кырыс, тупас (тавыш тур.). Аның күзләре ачулы, аяусыз, ә тавышында тимер катылыгы һәм салкынлыгы бар иде. М.Маликова. Тавышның катылыгы магнитофон һәм радиоалгыч регуляторлары белән көйләнә. Файдалы киңәшләр 9) Кырыслык, рәхимсезлек, мәрхәмәтсезлек, тупаслык. Күрше белән борыннан Булмады һич татулык: Көн саен бер усаллык, Көн саен бер катылык. М.Җәлил. – Талны яшь чагында бөгәләр. Хәзер бөкмәсәң, соңрак сындырырга туры килмәгәе, – дип, үч итеп, аның янына юри бармаган, җәзасының катылыгын җанына үткәреп белгертергә, ачуының тирәнлеген сиздерергә теләгән иде. Ф.Латыйфи 10) күч. Катгыйлык, каты тору. Иркенлек боза, катылык төзә. Мәкаль. Аңа карата вакытыннан элек, сезнең әмердән башка, усаллык, катылык күрсәтергә базмадым... Ф.Латыйфи. И, әйтергә кирәк, халык та моны аңлый: урынлы катылык өчен гаепләмиләр. М.Әмир. Кысып тоткан мал кулдан ычкынмаган кебек, кыз балага да катылык кирәк, азгын булмый! Я.Зәнкиев |