КАТЫЛАНУ ф. Каты (1, 2, 5, 9, 12, 13 мәгъ.) булып китү, каты хәлгә килү. Нинди генә фаҗигаләр кичерсә дә, күңеле катыланмый торган кешеләр бар дөньяда. М.Маликова. Хөсәеннең туктаусыз тәмәке тартудан тамагы карлыкты, тавышы катыланды. Г.Мөхәммәтшин. Коры вакытта бу туфрак төрлечә формада яргалана. Өсте катылана, такырлана, тоз кристаллары белән каплана. Җир һәм туфрак

Катылана бару Акрынлап, торган саен ныграк катылану. Крепостьта режим катыланганнан-катылана бара. Ә.Давыдов

Катылана башлау Катыланырга тотыну. Галим карт урыс капкасын инде шактый өелергә өлгергән кар көртеннән арындырып, җырлатып ачты да, тыгызланып катылана башлаган карны усал шыгырдатып, урамга чыкты. Р.Галиуллин. Озаграк тотсаң, катылана башлый. Шәһри Казан

Катыланып бетү Тәмам катылану

Катыланып җитү Ахыргача, тиешенчәкатылану

Катыланып калу Катыланган хәлен саклау. Сөяк беткән җирдә тире тупланып, катыланып кала

Катыланып килү Бераз гына катылану

Катыланып китү Кинәт катылану. Хәсән итеген салып куйды да, барып, репродукторның тавышын көчәйтте. Чөнки бу бер-ике елда колагы катыланып китте аның. Х.Хәйруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә