КАТЫ’-КАТЫ с. 1. күч. Кырыс, ачы, кискен; тупас, дорфа. Киресенчә, яңа бригадирның каты-каты сүзләреннән соң аңа хәтта күңеллерәк тә булып китте. Н.Фәттах. Элек ияк кагып, аның һәр сүзенә ышанып утырган тикшерүче бу юлы үтә кырысланган, каты-каты сораулар белән аннан дөреслекне таләп итә иде... Я.Зәнкиев

2. рәв. мәгъ. Нык итеп, тоярлык итеп, көчле. Үзенең кайтканлыгын белдерү өчен, аны уяту һәм, уяткач, икәүдән-икәү генә очрашу, сөйләшү нияте белән, ул ишекләрне юри дөбердәтеп ачты, тамак кырды, сеңгеренде; бүлмәгә кергәч, авыр итекләре белән әле тимер мичкә, әле сәкегә орынып китте, идәнгә каты-каты басып куйды, ләкин күрше бүлмәдә бернинди уяну галәмәте сизелмәде. Н.Фәттах. Үзенең кат-кат юылудан инде шактый уңган, ямалган ситсы күлмәген киеп маташканда, кинәт йөрәге бик авырттырып каты-каты тибеп куйды ---. Р.Төхфәтуллин. Йөрәгем каты-каты тибә башлады. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә