КАТЫ с. 1. 1) Физик җисемнәр турында: газсыман җисемнәрдән һәм сыеклыклардан аермалы буларак, үзләренең формаларын, күләмнәрен, халәтен саклый ала торган. Һәр тау бозлыгының туену өлкәсе бар, анда каты хәлдәге атмосфера явым-төшемнәре тупланса, алар тыгызлана бара, һәм боз барлыкка килә. Физик география. Хайван майлары, кагыйдә буларак, каты матдәләр. Үсемлек майлары күбесенчә сыек була. Органик химия. Корылма механикасы – каты җисем механикасының мөһим өлкәләреннән берсе. Корылма механикасы 2) Яньчүгә, бөгүгә, кисүгә, сугуга, изүгә һ.б. физик тәэсирләргә, деформацияләнүгә кыенлык белән бирешә торган; киресе: йомшак. [Рәүф]: Әйе, алмаздан да каты әйберләр таба, эшли хәзер фән. Х.Хәйруллин. Бер дворник хатын, иелеп, озын саплы тимер көрәк белән йорт буендагы каты карны ваткалап ята иде. Н.Фәттах. Оя каты чыбыкларны бер-берсенә аралаштырып, бутап, беркетеп ясалган иде, тиз генә сүтелмәде. М.Мәһдиев 3) Тотрыклы, чайкалмый, селкенми торган. Каты җиргә баскач та, кинәт аның башы әйләнә, күңеле болгана башлады. Н.Фәттах. Калын каты боз алай тиз генә бирешмәде, ике бәке тишкәнче, сөймән берничә мәртәбә кулдан кулга күчте. Җ.Тәрҗеман. Бусы артык каты чикләвек түгел. Р.Фәйзуллин 4) Нык, көчле; бирешми торган. Каты, нык куллар богавында ул үзен ниндидер тоткында шикелле итеп, ниндидер читлектә шикелле итеп сизде. Н.Фәттах 5) Кытыршы, тупас, тыгыз булган. Галия иренең башыннан фуражкасын салдырды, җилдә, кояшта каралган битендә кара җөй күреп, бармаклары белән шуңа орынды – кытыршы һәм каты иде. Х.Сафина. Нитрон тукымалардан тегелгән костюм һәм пальтолар, шулай ук нитроннан ясалган каты ворслы ясалма мехлар җылы суда сабынсыз да әйбәт юыла. Файдалы киңәшләр 6)Калын җеп кушып, бик тыгыз тукылган, тупас. Җәмиләнең өстендә тигезле-тигезсез йорт туласыннан эшләнгән каты чикмән иде. К.Басыйров. Каты тула 7) Куе (ботка тур.); пешеп беткән, әзер (йомырка тур.); тыгыз, үзле, җәергә авыр булган (камыр тур.). Токмач камыры төсле шактый каты камыр басарга, юка итеп җәяргә һәм юка стакан белән түгәрәкләр кисәргә. Татар халык ашлары. Йомырканы әкренләп, сүрән утта пешерсәң, йомырканың агы йомшак, сарысы катырак булачак. Файдалы киңәшләр 8) Нык тартылган, киерелгән, тыгызланган. Кулларын баш артына куеп, каты һәм буш диванга сузылып ятты. Л.Ихсанова. Бераздан тагын аңарга Маһруй җиңги сүз кушты: – Урының каты түгелме? – Урын шәп. Рәхмәт сезгә. Г.Толымбай 9) Начар ишетә торган (кеше тур.). Күзенең зәгыйфьлеге өстенә, ул колакка да катырак иде. Ә.Фәйзи. Алгы өйдә йоклаган Мәхмүт абзый, фронтта алган контузиясе аркасында, колакка катырак иде. З.Фәтхетдинов. Өйләрендә малайның колакка катырак әбисе генә кала. Л.Ихсанова 10) а.х. Клейковинага бай, аз крахмаллы (ашлык сортлары). Аларда көзге игеннәр өчен дә, язгылары өчен дә, каты бодай һәм йомшак игеннәр өчен дә, бәрәңге һәм һәртөрле үләннәр өчен дә урын табыла... Җир чәчәктә. Каты бодай һәм йомшак бодай иң әһәмиятлеләрдән санала. Каты бодайның бөртеге тыгыз була. Аны пычак белән кисеп карасаң, ул пыяла кебек ялтырап тора. Ботаника 11) махс. Пассажирлар йөртү өчен техник эшләнеше һәм комфортлылыгы ягыннан иң гади һәм очсыз. Каты вагон 12) Бик көчле, гадәттәгедән артык. Ә кайчак, төннәрдә, каты яңгыр шаулап уза. А.Шамов. Сүзгә сүз ялганып, җилемләнеп бара торгач, Хәлим, ахырда, агайны тәмам тел яздырып, каты бәхәскә алып керде. И.Гази. Алты-җиде кешеләре каты яралы, пулемётчылары Фролов күз алдымда... И.Низамов 13) Тәэсир итү көче шактый кискен, көчле булган. Көне буе ике яктан да дәвам иткән каты атышлар басылган, һәм табигать ничектер тынып, талгынланып калган. А.Шамов. Әмма давыл коточкыч каты булды. С.Сабиров. Минем бик каты ачу чыкты, тоттым да моны элеп алдым! И.Гази 14) Рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, аяусыз. Хәрби комиссар фаҗигасенә катнашы барлыгы исбатланса, хөкем каты булачак. Т.Әйди. Әмма соңга таба кешеләр динне оныттылар, җирдә бозыклык артты. Аллаһ аларга каты җәза бирде. Ф.Бәйрәмова. Син бит хәлнең бөтен нечкәлекләрен белергә теләмәдең дә, бары аның тышкы күренешеннән чыгып кына үзеңнең каты хөкемеңне булдырырга ашыктың, ди. А.Расих 15) Бик нык сизелеп торган, көчле дәрәҗәдәге. Тегесе каты Кавказ акценты белән сабыр гына җавап бирә ---. З.Фәтхетдинов. Ул каты акцент белән тиз-тиз сөйли, йомры сүзләре авыз эченнән тәгәрәп чыгалар шикелле тәэсир калдыра иде. Х.Камалов 16) Тәме нык беленә торган, куе; организмга тәэсире көчле булган (чәй, кофе, тәмәке һ.б.). Әнә Иван Кириллович әйтә, чын татарча каты чәй эчәсем килә, ди... С.Сабиров. Капитан баш авыртудан каты чәй эчеп утыра иде. З.Фәтхетдинов. Кара чәчне чем-кара төскә кертү өчен, кынаны басмага кушмыйча, үзен генә каты чәйдә изәргә һәм бер стакан кынага каймак куелыгында итеп сыегайтылган ике чәй кашыгы какао порошогы өстәргә кирәк. Файдалы киңәшләр 17) Минераль тозларга бай булган. Кар суы каты булмас, кыз кебек хатын булмас. Мәкаль. Ждановның суы каты, ниндидер тозлы су. М.Юныс. Каты суда сабын начар күбекләнә һәм гадәттә аксыл соры кунык булып чәчтә кала. Йорт эшләре. Каты суны йомшак судан аеру бик җиңел. Су каты булса, суынганда, стакан өстендә яры утырып кала. Файдалы киңәшләр 18) Тирән, тиз генә уянмаслык (йокы тур.). Әмма көтүне бүреләрдән саклар өчен тышка еш чыгып йөрергә туры килгәнлектән, башы мендәргә тиюгә каты йокыга тала торган егет ул үзгәрешне сизмәде дә. Т.Әйди. Уе еракка китмәде аның, бер-ике минут үтүгә каты йокыга китте. Г.Толымбай. Ашаганнан соң ул каты йокыга талды. З.Хәким 19) Шартлары артык кырыс булган, салкын. Димәк, Урал һәм Себернең (бу урыннарда күп кенә гигант заводлар һәм яңа шәһәрләр төзелде) каты климаты өчен дә җимеш агачлары сортларын тудырырга кирәк иде. Җир чәчәктә. Башкаларының җимешләре начар, һәм үзләре каты климат шартларына чыдамсыз булалар. Дарвинизм нигезләре 20) күч. Кырыс, катгый, таләпчән, кискен. Талантка җәмгыятьнең таләбе дә әнә шуларга бәйле рәвештә ташламасыз һәм каты булырга тиеш. Р.Фәйзуллин. Вахитов абый мине эштә каты таләпчәнлек, төгәллек белән эшләтте, ләкин туганыдай якын күрде. Х.Сарьян. Бала яшеннән үсмер яшькә күчкәч, киресенчә, аны каты кулда тоталар. М.Юныс 21) күч. Күп көч, батырлык, ныклык таләп итә торган, кискен, аяусыз, бик нык. Мәскәү янында хәзер каты сугышлар бара. Р.Хафизова. Иртәгә дә каты, мәрхәмәтсез сугышлар булачак. А.Шамов. Әнә Иделдә каты сугыш төннең-төн буе дәвам итә, туплар өзлексез гөрселдәп тора. С.Сабиров 22) күч. Тышкы йогынтыга, тәэсиргә бирешми торган. Таш каты, таштан бигрәк баш каты [сүз аңлатып булмый]. Мәкаль 23) күч. сир. Саран, карун. Акчага каты кеше 24) күч. Ачы; тупас, дорфа. Күңелгә килсә дә телгә килмәслек һәм бер кабатлануы белән генә дә колакны өшетеп ала торган... бу каты сүз... Ф.Хөсни. Ихтыяҗың гарз итеп килсә теләнче капкаңа, Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама. Г.Тукай. Ишектән кереп китәр алдыннан әйләнеп карады, каты сүзләрен йомшартырга теләгәндәй: – Гафу итегез, бераз башым әйләнә, мин керим инде, – дип өстәп куйды. С.Сабиров 25) күч. Нык ихтыярлы, тәвәккәл, категорик, какшамас. Каты ихтыяр. Каты характерлы кеше 26) күч. Авыр (күз тур.). Күзем дә каты түгел, югыйсә, әллә күз тиде үзенә. Р.Мөхәммәдиев 27) күч. Нык, чыдам, калын. Мәрьям үзенең җылан кебек булуына куанып көлеп җибәрде, каты кара чәчле авыр башны йомшак куллары белән кочаклап алды да яратып күкрәгенә кысты. Н.Фәттах. Нина Петровна җавап бирмәде. Шаярып, Гыймазовның чәчен тартты: – Әһә, синең чәчең каты. Карчыклар моны усаллык билгесе диләр. С.Рафиков 2. и. мәгъ. Нәрсәнең дә булса каты җире, каты урыны; каты өлеше. Икенче берәүләре йомшак җәеп катыга утыртырга һәвәс иде. М.Хәбибуллин. Йөгәнне тотып ат янына киттем. Икмәк катысын сузам да: «Баһ! Баһ!» – дип, үземчә бик ягымлы итеп кенә дәшеп карыйм. И.Гази. Ул чирәмгә урнашып икмәк катысы кимерүче пөхтә киемле олы яшьтәге хатынга кызып-кызып нидер сөйли иде. А.Расих 3. рәв. мәгъ. 1) Бик нык, кинәт, кискен, көчле итеп. Җилләр катырак иссә дә, Тәрәзәм куркып ябам. С.Хәким. Кояш бүген әкәмәт каты кыздыра. Р.Хафизова. Елга киң һәм тирән булмаса да, каты ага иде. И.Туктар 2) Катгый рәвештә, кистереп. Җыелышта бик каты әйткәннәр үзенә. Р.Төхфәтуллин. Ваһим тын алды, аңа Моназыйрга каты бәрелеп сөйләүдән тыелу кыен иде. М.Хуҗин. Бу инде бөтенләй каты әйтү иде. Чөнки хәзерге көндә аксөяк саналган Дүрткара кабиләсе хакында чыннан да шундый бер әкият бар иде. Г.Ибраһимов 3) Рәхимсез рәвештә, ачы, нык итеп. Окопларда яткан 5 нче һәм 6 нчы роталар бик каты каршы тордылар. Ш.Усманов 4) Катгый, таләпчән, җитди итеп. Каты сорау. Тәртипне каты кую 5) Нык итеп, тоярлык итеп. Һәм Кәшшаф, гадәтенчә, каты гына итеп минем иңбашыма сугып җибәрде. Р.Төхфәтуллин. Степан кулы белән каты басып битен сыпырды. Ә.Гаффар. Башта аларны бик каты ярдылар. Аннары штабка алып киттеләр. Я.Зәнкиев 6) Бик нык, бик көчле. Үзем өзеп алма бирдем, Яраттым күз карашын. Белмәдем шул йөрәгемнең Болай каты янасын. С.Хәким. Бик каты куркыттылар куркытуын. Ф.Шәфигуллин. Зиннур исә, каты яраланган хәлдә, ничектер немец солдаты астында калып, өскә чыгарга азаплана иде. Ә.Шәмин 7) Шәп, җитез, тиз. Ул барадыр йөгрек аттан да каты Һәм җәядән аткан уктан да каты. Г.Тукай. Тыныч кына эшләп йөргәндә берни юк, ә инде гадәттәгедән артыграк хәрәкәтләнергә, әйтик, бик каты йөгерергә туры килсә, аның башы әйләнә, хәтта тәмәке тартырга да өйрәнә алмады. М.Әмир. Куркып күзе тонган ат арба күчәренә аягы тигән саен катырак чаба, яшендәй алга атыла. С.Рафиков 8) Тирән, уянмаслык итеп (йокы тур.). Иптәш кызлары чыгып китү белән, Фәридә йокыга китте. Ул бик каты йоклады. Н.Фәттах. Шул әкәмәткә уянмый ятуын әйт син аның, үлгән кебек каты йоклый, илаһем. М.Әмир 9) Тәме нык беленеп; организмга көчле тәэсир итеп (чәй, тәмәке, кофе һ.б.). Әминә атасына чәйне каты итеп ясады да үзе тагын өстәл башында өнсез утырган улына текәлде. И.Салахов. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Татар халык ашлары 10) Озак кайнатылып (кыздырылып). Күршем каты итеп пешерелгән күкәйнең яртысыннан күбесен авызына кабып җибәрде. Ш.Усманов. Каты пешкән күкәй Маратның авыз суларын китерде. Г.Гобәй. Каты пешкән йомырканы салат яки бутерброд өчен кисү җиңел түгел. Файдалы киңәшләр 11) күч. Көчле, ишетерлек итеп. Теге көнне Моталлап аның эш бүлмәсеннән соңгы кеше булып чыкты, ишекне бик каты шапылдатып япты. М.Насыйбуллин. Түзмәдем, күкрәгем тутырып бер тирән сулыш алдым да, үзем дә сизмәстән, шул малай кебек, Идел ярларын, биек тауларны яңгыратып, бик каты итеп сызгырып җибәрдем. С.Сабиров. Пуля тиеп, корпус каты зыңлый. И.Низамов 12) күч. Нык, какшамас. Бер мәртәбә йокыңны кызганмыйча саклап тор да үзләреннән җыештырт. Каты тор. Баш бирмә. М.Юныс. Фәкыйрь ата тегеләй дә, болай да баш тартып карый. Яучы каты тора. К.Тимбикова ◊ Каты әйтү Көчле тәэсир итәрлек итеп, шелтәле яки ачулы сүз әйтү, кисәтү ясау. Мин дә җүләр, яныма утыртып, аңа отрядтан качарга ярамавын яхшы гына, матур гына итеп аңлатып бирәсе урында каты итеп әйтеп ташладым: «Җүләрләнмә, Шәвәлиева, бу эш синең өчен бик начар булып бетәчәк. Моны исеңдә тот», – дидем. А.Шамов. Гайнан чыгырдан чыгарлык дәрәҗәдә ачуланган чагын хәтерләми, ләкин кирәк вакытында каты әйтүдән тартынып тормый. М.Насыйбуллин. Каты бавырлы иск.Каты күңелле, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, кызганмаучан. Биремҗан карт – каты бавырлы, аз акыллы бер чал. Г.Ибраһимов. Каты бәгырьле к. каты бавырлы. Галиәкбәр Әлфиянең кирәгендә мондый каты бәгырьле дә була алуын әле беренче тапкыр күрә иде. А.Расих. Нинди каты бәгырьле зат тамаша кылган боларны? Мондый сурәтләрне төшерү өчен җаның булмаска кирәк! А.Тимергалин. Яшь булса да, илтабарлары каты бәгырьле, нык куллы, диләр. М.Хәбибуллин. Каты бәрелү Кискен һәм тупас сөйләшү. Вәлиев күңеленнән үзен гаепле санады, хәзер иптәшләренең аңа каты бәрелмәүләренә ул бер яктан аптырый, икенче яктан куана иде. С.Рафиков. Син миңа ачуланма, Самат туган, әгәр үзең Хәбиргә болай каты бәрелмәсәң, әйтәсе түгел ием бу сүзләрне, синең дә биш балаң бар ич, алар хакына әйтмәс ием. В.Нуруллин. Каты борын эвф. Дуңгыз, чучка. Арбага утырып, печәне җыеп алынган болын юлыннан узып бара идек. Дуңгыз көтүе очрады. Каты борыннар, мыркылдый-мыркылдый, болынны сөреп йөри. М.Әмир. Каты кул белән 1) Ныклы, тотрыклы, ышанычлы итеп. Әле ярый, каты кул белән бәйләгәнсең, таралып китмәде. Ф.Хөсни. 2) Авторитар рәвештә, кырыс таләпләр куеп. Мин моны сулъякка приказ язганда куертмадым, анда бу мәсьәлә алай ук куркыныч түгел, Юдин яхшы башлаган эшне Смирнов та, Павлов та, аңлап, каты кул белән дәвам итәләр. И.Низамов. Каты куллы 1) Авыр, катлаулы эшләрне булдыра ала торган. Үги әнәй җен күк эшли безнең. Теләсә нинди эшкә шундый каты куллы, шундый җитез ул: аңа ни җитте кеше тиңләшә торган түгел. Ш.Маннур. Хәмдүневләр – каты куллы кешеләр, эшне сытып эшлиләр, ләкин колхоз техникасын күбрәк үзләренә хезмәт иттерәләр. М.Мәһдиев; 2) Таләпчән, кырыс, дорфа мөгамәләле. Каты куллы Сафагәрәй ханның үз авызыннан чыккан фәрман көне-сәгате белән Иделнең өске агымындагы ерак Саклаубашка да килеп җиткән иде. Ф.Латыйфи. Ә капитан – фронтлар үткән солдат, каты куллы булса да һәрвакыт гадел. Р.Төхфәтуллин. Закон сагында торган кешеләр, гомумән, кирәк чагында каты куллы һәм кырыс та булырга тиеш. М.Насыйбуллин; 3) Башкаларга сугу гадәте булган (кеше тур.). Каты куллылык 1) Кырыслык, дорфалык, таләпчәнлек. Пәрхулла абзыйның тәүфигы-инсафы дисәң – ике муллага җитәрлек. Каты куллылык дисәң – малайларыннан сорагыз. Ш.Маннур; 2) Рәхимсезлек, шәфкатьсезлек. Каты күңелле Мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, рәхимсез, кешелексез, миһербансыз. Каты күңелле булса да, кәефе килгәндә абыйсының шаян сүзләр әйтеп көлдерә торган гадәтен белгән һәм бер гаиләдә, бер өйдә аның бу табигатенә күнегеп беткән энесе Мөбарәкҗан, Исхакның чыраенда кырыслык, караңгылык күреп, үзенең ризасызлыгын белдерде ---. С.Рафиков. – Ай-яй-яй!.. Бигрәк каты күңелле кеше икәнсез!.. – диюгә, кызның матур йөзе тагы да яктырып, матураеп киткән төсле булды. К.Тинчурин. Каты өн Үз-үзеңне катгый һәм тупас тоту, кыланыш, мөгамәлә тәэсире. Аның [үги ананың] мәрхәмәтле булып күренергә тырышуларында ук бер ясалма куштанлык бар, бу ясалма куштанлыкның каты өне балаларны һәрвакыт өркетеп тора иде. Ф.Хөсни. Каты тоту Үзенә буйсындырып, беркая иркенләп китәргә мөмкинлек бирмәү, рәхимсез, кырыс итеп, ачулы мөнәсәбәт күрсәтү. Әллә ничек әле бу: кичә генә бергә шау-гөр киләләр иде, бригадир булып алгач, Әнәс үзен каты тотмакчы. Анысы, ул элек тә җитди иде җитдиен. Тик болай ук кырыс түгел иде сыман. Р.Хисмәтуллин. Каты чикләвек Беркемгә, бернәрсәгә бирешми, бирелми торган, нык. Шактый каты чикләвек булып чыкты ул ханым. З.Фәтхетдинов |