КАТУ’ШКА и. рус 1) Бау, тимерчыбык, шнур, электр үткәргечләр һ.б.ш. әйберләр уратыла торган махсус цилиндр, зур шүре, кәтүк. Алда взводның телефон аппаратларын, катушкаларын төягән зур фургон бара. Шул бер катушка җитмәү аркасында алгы сызык элемтәсез калырга, һәм иң мөһим операция өзелергә мөмкин. С.Шәкүров. Үзенчә планы бар иде: пуля башка яки йөрәккә тимәсә, теләсә нинди яра белән дә ул, катушканы сүтеп, чыбыкны илтеп җиткерәчәк. М.Мәһдиев

2) Видеофильм төшерелгән, музыка яки башка мәгълүмат язылган махсус лента. Мәсьәлә шунда, бу катушкада әлеге останың шул тиңдәшсез номерын башкарганда куллары-бармаклары нинди-нинди хәрәкәтләр ясаганы электр импульслары тәртибендә язып барылган. Шушындый ук катушкалар иң оста биюченең, тиңдәшсез скрипачның, гаҗәеп балта остасының, беренче кул токарьның, иң өлгер шофёрның – тагын, тагын никадәр зур һөнәр ияләренең бар осталыкларын сиңа бик тиз арада өйрәтеп җиткерә алачак. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә