КАТУ III ф. 1) Бутау, салу, кушу, берләштерү. Мин катык катып чумар ашадым, бер йомры сөт күтәреп эчтем. Р.Хафизова. Теләгән кешеләр катык катып ашыйлар. А.Шамов. Шулай да катыкны бик кайнар ашка катарга ярамый, ул эремчекләнә. Татар халык ашлары

2) Ялгау, дәвамын өстәү. Көнне төннәргә катып син эшләсәң дә һәр заман, Ярты тиенлек файда итмисең, ялангач син һаман. М.Гафури. Көнне төнгә кату

3) Ике яки берничә җепне бергә кушып бөтерү, бер җеп ясау. Өстәл тирәсенә тезелеп җиде авыл хатыны, биш авыл кызы утырганнар. Кайсы җеп эрли, кайсы ката. М.Фәйзи. Гөлгайшә нәрсәдер каеп утыра, әнкәсе җеп ката иде. М.Кәрим. Катылган ефәк тагын да әйбәтрәк. Мәктәптә кул эше

4) Аерым тезмәләр составында килгәндә аралашырга теләк белдерү, сүз әйтү мәгънәсен белдерә. Ярдәмгә килүчеләр дә юк үзләренә, сүз катучы да юк. Р.Мөхәммәдиев. Үз уена чумган Рахманкол табындашының бөтен сүзләренә дә колак салып тормады, сәлам биреп узган ир-атларга да җавап катмады, «вәгаләйкем» дип утыруына караганда, аларның һәммәсе кабартма яңак танышлары иде. Т.Әйди. Шул вакыт эчендә олаучы абзый аңа ник кенә бер сүз катсын. С.Шәкүров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә