КАТУ II и. 1) Кызу йөргәндә, авыр физик хәрәкәтләр ясаганда яки йөгергәндә кинәт авырттырып сулыш кысылу, тын бетү күренеше; эчтәге органнарда барлыкка килгән кистереп авырту. Кәләпүшне салгач, мин теге малайның артыннан җиттем һәм, эчкә кату чыкса да, инде егылганчы барырга уйладым. М.Гали. Тыны кысылды, сулуы капты. Эченә кату чыкты. Эчәсен китерде... Х.Ибраһим 2) Шул күренешне тудыра торган берәр төрле авырту. Минем эчтә кату бар, походка ярамыйм. Т.Гыйззәт. Тын алып булмый да – шабаш. Кату... Минем әнине дә шул кату гүргә алып китте. Ф.Сәйфи-Казанлы 3) күч. Җыелып килгән пошыну, тынычсызлану, кайгы яки ачу хисе. Күкрәп үскән күкрәгемдә Хәсрәт катулары бар. Җыр. Җаны аеруча газаплана башлагач, эченә кату булып җыелган серләрен уртаклашу өчен дип, бер көнне ул [Мөнәвәрә] әниләренә барып утырды. Г.Ахунов. Юк, бу сөю көнчелеге түгел, ә йөрәккә утырган шәфкатьсез ачу катуларының ишелүе генә. А.Шамов |