КАТУ I ф. 1) Каты хәлгә килү, кибү. Өстәл өстендә бер кыерчык каткан күмәч белән бер стакан тора. Г.Камал. Шәрәләнгән җир әүвәле чуен булып катты, аннан тамыр-тамыр булып яргаланды-ыржайды. И.Салахов. Тора һәйкәл ядкәр булып батырларга, Җизгә катып баһадирлык ныклыклары. Ш.Мөдәррис 2) Туңу, түбән температурага җитү нәтиҗәсендә каты хәлгә килү (сыеклыклар тур.). Кичке салкын белән аяк асты ката башлаган, артык пычрак түгел. Ш.Камал. Тиз генә чишенде дә бишмәтен, юешләнеп каткан бияләйләрен мич башына томырды. Г.Шәрәфи. Килде кырыс төннәрең – Кантарланып катты юл. З.Нури. Агыйделнең агым җире Кыш булса да катмыйдыр. Җыр 3) Нәрсәгә булса да бик нык буялу, таплану. Йөзе танырлык түгел: күз төпләренә, мыегына тоташ лай каткан иде. Х.Сарьян. Бу яңгырлы көннәрдә урамнан күпләп-күпләп ияреп кергән кара балчыкка катып, җир белән бер булган идәнне дә ә дигәнче чистартып алды. М.Әмир. Кызыл йолдызлы будёновкалар, кызыл петлицалы шинельләр, кан укмашып каткан туннар, чикмәннәр... И.Салахов 4) Керләнү, пычрану. Битен сакал баскан, өстендәге киемнәре керләнеп-майланып каткан. Кулларына сабын тимәгәнгә биш былтырдыр. М.Насыйбуллин. Кайтып керсәң, баланың тамагы ач, өс-башы катып беткән була. Ф.Шәфигуллин. Өс-башына кара инде: күлмәк-ыштаны каткан, чалбарының тез турысы тагын умырылган... Р.Хафизова 5) сөйл. Хәрәкәтсезләнү, тикторыш, хәрәкәтсез калу, тынсыз калу. Пәһлеван гаять арып, эштән чыгып, Ун минут торды катып, гаклын җыеп. Г.Тукай. Авызымны ачып аңа карап каттым. Р.Хафизова. Кай җиредер авырткандай акырып елаган баланың сыны катты, йөзенә зәңгәрлек иңә башлады. М.Хәсәнов 6) туп. Үлү, дөмегү. Фәхри бабай, Галимә апаның нәкъ өстенә карап: – Илаһем, шул яткан урыныңда кат!.. – дип әйтте дә ишекне шап иттереп ябып чыгып китте. М.Гафури. Шәмсетдин хәзрәт агу эчеп катарга өлгергән. Э.Касыймов 7) күч. Рәхимсезләнү, миһербансызга, шәфкатьсезгә әйләнү; усаллану, хиссезләнү. Мәдинә гарьлегеннән буылып еларга теләп карады. Тик булдыра алмады. Бәгырь дигән нәрсә тәмам каткан иде. М.Хәсәнов. Сәхап карт, җавап кайтармыйча, тын калды. Аның төсенә ачу чыгып катты, зәңгәрсу кул тамырлары бүртеп киттеләр. С.Рафиков 8) күч. Бик каты өшү, туңу, күшегү. Колак очлары катып өлгергән юеш бәтине кулыма кысып тоттым да өйгә йөгердем. Ф.Шәфигуллин. Шулай берәм-берәм һәрберебезнең бар җирен тикшереп карыйлар. Катып, туңып беттек. И.Салахов Ката башлау Бераз кату Ката бару Торган саен ныграк кату Ката төшү Беркадәр, бераз кату. Көй табындагыларны берьюлы әсир итте, көндәлек мәшәкать белән ката төшкән күңелләр назланып, хисләр сафланып, җанга һәм тәнгә табигый халәт кайтты. Х.Сарьян Ката калу сир. Кинәт кенә каткан хәлгә килү. Без баскан җиребездә ката калдык. Г.Ибраһимов Катып бетү Бөтенләй, тәмам кату. Кабартып куелган мендәрнең бер почмагы яньчелгән иде, шунда ук бите ачык бер китап аунап ята иде, ә идәндә, койка астында, тышына аш катып беткән, юылмаган кәстрүл утыра иде. Н.Фәттах. – Без ир-атның хәлен үзең беләсең, Әнисә җаным, яшерен-батырын түгел, әнә ничек катып беттек. Гаепкә алмыйча, шушыларны гына юып бирсәңче, – дидем. М.Шабай Катып җитү Тиешле дәрәҗәгә килеп бөтенләй кату. Тимер багана астына салынган цемент катып җиткән Катып калу Кинәттән кату. Пошиның дымлы, зур күзләрендә тирән хәсрәт, әрнү катып калды. М.Насыйбуллин. Укучылар авыр сулап куйдылар; укытучы ютәлләүдән туктагач, алар яңадан таш кебек катып калдылар. Җ.Тәрҗеман. Кердем дә, авызымны ачкан килеш, бусагада катып калдым. Р.Төхфәтуллин Катып килү Торган саен ныграк кату Катып китү Кинәт, кыска вакыт эчендә каткан хәлгә килү. Тамырда калган үләннәр көзге күрән кебек катып киткәннәр, чалгы аларны кыштырдатып авырлык белән генә кисә. Х.Сафина. Әзер балны майлы салкын табага бушатырга да салкын суга яки карга куярга, боларның барысын да бик тиз башкарырга һәм, катып китмәсен өчен, балның кырыен һәр яктан да пычак белән күтәреп, әйләндереп торырга кирәк. Татар халык ашлары Катып тору Хәрәкәтсез булу.Төп кебек баскан да тик катып тора, урыныннан кымшатам димә. Р.Хафизова. Аның уйларын сизгәндәй, Иван сәүдәгәр тавыш бирде: – Я, таш сындай катып торма! Хәзер икенең бере: я Казанны тончыктырып малны кайтарабыз, я булганны җыеп эшкә җигәбез. Ф.Латыйфи. Бәрән күргәч авыз сулары килә башлаган ач бүре кебек, иреннәрен ялый-ялый, баскан җирендә катып тора бирде. Г.Ибраһимов Катып утыру Каткан хәлдә булу.Параша озак кына бер урында таш сын кебек катып утырды, аннары акрын гына урыныннан күтәрелде, төштәге кебек тавышсыз гына чайкала-чайкала, бүлмә буенча атлады. Җ.Тәрҗеман |