КАТРӘ и. гар. иск. Тамчы. Галәм каршында син үзеңне кечкенә, катрә бер тере нокта гына итеп тоясың. Катрәлек тойгысыннан аң, акыл коткара. М.Юныс. Эченә катрә су булмаса заһир, Бирермән барчаңа дөрре-җәваһир. Дастан. Җәмиләнең күзенә һаман йокы килми, һаман һичтуктаусыз уйлана, бетмәс күз яшен бер катрәсеннән соң катрәсенә агызып кына тора иде. М.Гафури. Аракының катрәсе каннан яман. Мәкаль

Катрә бөртек кадәр Бик аз гына. Катрә бөртеге кадәр к. катрә бөртек кадәр.– Я-а, катрә бөртеге кадәр дә кешелегең юк икән, – диде Мортаза. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә