КА’ТОРЖНИК и. гр. 1) Каторгага сөрелгән яки шунда булып кайткан кеше. [Зариф:] Әллә мин каторжникмы, җимерелеп эшләргә? Ш.Камал. [Давыт:] Әллә каторжникмы мин шул тикле! Бәйдәге эт тә түгел, ни хаклары бар аларның... Р.Төхфәтуллин

2) гади с. Җинаятьчел, законга каршы эшләр башкаручы кеше. Җыен каторжник шул Заболотноега барып оялый башлады. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә