КАТОРЖАН и. рус сөйл. к. каторжник. Качкын каторжанның кайнар йөрәге бозга әверелде. М.Хәбибуллин. Әмма каторжаннар бу зәһәр буранга да, баракның көндезләрен дә караңгы булуына хафаланмыйлар, киресенчә, куаналар гына. Каторжанның сукыр черкиләрне куарга вакыты да, көче дә юк. И.Салахов. Әлбәттә, лазареттагы эш забойдагы каторжан эшенә тиң түгел. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә