КА’ТОРГА и. гр. 1) иск. Хөкем ителгәннәрне каты режим шартларында авыр физик эшләрдә эшләтү белән бәйләнгән аерым бер җәза төре һәм шундый мәҗбүри эшләрнең урыны. Аңа гимназиядә укытырга түгел, ә каторгада юлбасарлар надзирателе буласы калган... Җ.Тәрҗеман. – Аның идеяләре өчен төрмә һәм каторгаларда газап чиксәк тә, көрәшкә әзер булырга тиешбез, – ди торган иде. И.Туктар. Бородихин эше буенча каторгага хөкем ителгәннәр. И.Салахов

2) күч. сөйл. Йончыткыч, хәлдән тайдыргыч, чиксез авыр булган эш һәм чыдый алмаслык тормыш турында. Каторгага хөкем ителгәннәрне дә шулай камерага кертеп яптылар. М.Галәү. Бу кешенең тормышы авыр, каторга хезмәте белән тулган иде. Җир чәчәктә. Баткаклы сазлыкларда эшләгән кешеләрнең хезмәте каторга хезмәтеннән бер дә ким булмый. Җир- әнкәнең зәңгәр күзләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә