КАТО’ЛИК II и. гр. Католик динендәге кеше, католицизм тарафдары; католицизмны кабул иткән кеше. Католиклар хөкем сөргән заманда, баш иеп килгән кешенең дә иң әүвәл, «абсолжоте» дип, гөнаһын кичергәннәр, аннары артыннан кораллы рыцарь җибәреп, башын кистергәннәр. М.Насыйбуллин. Лобачевский борылып карады һәм үз янында илле яшьләрдәге католик руханиен хәтерләткән бер кешене күрде. Җ.Тәрҗеман. Раштуа бәйрәмендә англикан чиркәвенә йөрүчеләргә дүрт тәүлек, католикларга биш тәүлек ял бирелә. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә