КАТО’ЛИК I с. гр. Католицизмга мөнәсәбәтле. Малайның фәнни хәзерлегенә югары бәя биреп, руханилар үз араларында зур галим булдырырга исәплиләр һәм аны монастырь акчасына Эйхштадт шәһәрендәге католиклар университетына укырга җибәрәләр. Җ.Тәрҗеман. Хөсәен сүзне католик чиркәвеннән, фәннең шул чиркәү белән көрәшеннән башлады ---. А.Расих. Католик чиркәве Чехиядә югалткан җирләрен тулысынча кире кайтара алмый һәм аның җимерелгән монастырьларын торгызуга да көче җитми. Урта гасырлар тарихы |