КАТОКЛА’У ф. Катоклар ярдәмендә юлларны тигезләү; сөрелгән туфракны тыгызлау. Чәчү алдыннан туфракны катокларга кирәк. Яшелчәчелек. 1969 елның язында барлык мәйданны 3–4 эздән лущильниклар белән эшкәрттеләр, катокладылар һәм чуар гибридлы люцерна, болын солычасы һәм болын саруты катнашмасы чәчтеләр. Н.Григорьев Катоклап бару Акрынлап катоклау эшен башкару. «Гигант» басуларында бүген чәчүдә дүрт агрегат эшли. Дүрт агрегат культивация ясый, ике агрегат катоклап бара. Кызыл таң Катоклап бетерү Бөтенләй, тулысынча катоклау Катоклап килү Күптәннән бирле катоклау. Чәчү комплексы артыннан Флүз Вәсилев ДТ-75 тракторы белән җирне катоклап килә. Кызыл таң Катоклап кую Алдан катоклау Катоклап тору Һәрвакыт, даими, регуляр рәвештә катоклау Катоклап чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысынча катоклау |