КАТОК II и. рус техн. 1) Асфальтлы, комлы, ташлы җирне тигезләү өчен кулланыла торган үз күчәрендә әйләнгән цилиндрлы авыр җайланма һәм шул җайланмалы машина. Киң табанлы зур катоклар, Тәгәрәп алга-артка, Урам өстен шомарттылар, Асфальты кайнар чакта. Ш.Маннур. Һәр төр өчен урын билгеләнә, аңа ком җәелә һәм су сиптерелә. Җир кипкәч, аны каток белән тигезлиләр. Халык һәм спорт уеннары

2) а.х. Сөрелгән туфракны тыгызлау һәм кантарларын бетерү өчен кулланыла торган киң көпчәк рәвешендәге тагылма инвентарь. Туфрак салу алдыннан тирес өстен таптап яки барабан маркер тибында эшләнгән җиңел агач каток белән тигезлиләр. Яшелчәчелек. Менә шуның өчен кайбер культураларны (тары кебекләрне) чәчкәннән соң, җирне каток белән бастырып чыгалар. Җир һәм туфрак

3) Авыр әйберләрне тәгәрәткәндә кулланыла торган тәгәрәткеч. Каяндыр тасма транспортёрлар табып, аның катокларын файдаланып, пилорамалар астына бүрәнәләр бирүне механикалаштырдылар. М.Хәсәнов

4) махс. иск. Кер тәгәрәтү станогы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә