КАТОК I и. рус Тимераякта шуу өчен ясалган, боз белән капланган махсус мәйдан; шугалак. Бүген кич алар Черек күл катогында очрашачаклар. И.Гази. Әллә нишләп үзгәрде ул хәзер. Тимераякларын ала да катокка элдерә. Р.Хафизова. Катокка чыгуга, Суфияның аяклары яңа туган бозау аяклары шикелле төрле якка китеп барды да, үзе лып итеп бозга утырды. И.Гази |