КАТОД и. гр. техн. 1) Электролитик ячейка аша электр үткәндә тискәре корылган электрод. Гальваник элементлар, анод һәм катод арасындагы ионнар хәрәкәте турында Рушад татарча ярды да салды. М.Мәһдиев. Телевизорны электр челтәрендәге көчәнеш кимегәндә эшләтү радиолампаларга һәм электроник нурлы көпшәгә зыян китереп, аларның катодларын җимерә, ягъни аларның тиз тузуларына сәбәп була. Файдалы киңәшләр 2) Тискәре полюстагы электр тогының чыганагы белән тоташтырылган приборның электроды (мәс., электр лампасының) 3) Электр дугасының тискәре электроды |