КАТНАШУЧЫ и. 1) Катнашкан кеше. Телефонны урынына куйгач, Зәйнулла тикшерүдә катнашучыларга рәхмәт әйтеп, акча белән бергә аларны министрлыкка озатып калды. М.Насыйбуллин. Ярышта катнашучылар жиңел атлетика, өстәл теннисы, волейбол, йөзү, кул көрәше, катнаш эстафета кебек спорт төрләре буенча көч сынаша. Кызыл таң

2) Пьесада, спектакльдә һ.б. уйнаган кешеләрнең берсе (күбрәк күплек санда килә). Шәриф Хөсәенов әсәрләренең үзенә тарта торган тагын бер күркәм ягы бар: аның пьесасындагы персонажлар – катнашучылар диикме – табигый мохиттә, табигый ситуациядә, табигый халәттә сөйләшәләр, хәрәкәт итәләр, яшиләр. Р.Фәйзуллин. Алтынчы-җиденче классларда инде алар мәктәп театрының афишаларын, катнашучыларның, режиссёр, художник, композиторларның фамилияләрен күрсәтеп, Камил Якуб типографиясендә (шефлары) бастырып ала башлыйлар. С.Шәкүров. Бу җиңел эш түгел, шуңа күрә тамаданың сүзләренә мәҗлестә катнашучыларның тиешле хөрмәт белән караулары һәм аның барлык төпле тәкъдимнәрен күтәреп алырга тырышулары бик мөһим. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә