КАТНАШУ ф. 1) Башкалар белән бергә берәр вакыйгада эшлеклелек күрсәтү, эш итү. 1905 елда авылда рус-япон сугышында катнашкан бер нәселдән ике туган – Вәли белән Гомәр кайтып төшкән. М.Мәһдиев. Мөнир катнашкан башка җыелышлар кебек үк, монысы да бик җанлы һәм эшлекле үтте. Р.Төхфәтуллин. 7 класс укучысы Рәдиф Әхмәдуллин баянда оста уйный, ул катнашкан концертлар бик күңелле үтә... Ф.Шәфигуллин

2) Башкалар белән бергә булу, кушылу, аралашу. Моңарчы сүзгә катнашмаган Халидә түти кинәт башын күтәрә. Р.Төхфәтуллин. Әгәр дә шушы Яңа елда тылсым иясе булсалар, безнең әңгәмәгә катнашмаган башка балалар нишләрләр иде икән, шуны беләсегез киләме сезнең? Ф.Шәфигуллин. Анда инде танцы башланган булыр, Рәмилә аңа катнашып китәрме-юкмы, әмма ул анда Әминәнең чын әхвәлләрен төгәлрәк һәм эчкәртенрәк белгән берәр кемсәне очратмый калмастыр әле... Э.Касыймов

3) кимс. Кирәкле-кирәкмәс эшләргә тыгылу, кысылу, катышу. Укытучылар катнашып эшне бозмасалар, сугышның ни белән бетәсе мәгълүм түгел иде әле. Р.Хафизова. Хатыннар аңа юньләп аңлатып бирә алмадылар, ачуланып, тиргәп, бүлмәдән куып чыгардылар. Шуннан соң Коля аларның сүзенә катнашмады. Җ.Тәрҗеман

4) хим. Берәр реакциягә, процесска кушылу. Үсемлек, тамырларыннан туфракка органик кислоталар бүлеп чыгарып, туфрак составына кергән минералларның химик таркалуында катнаша. Бактерияләр һәм гөмбәләр корыган үсемлекләрне һәм хайван үләксәләрен таркатуда катнашалар. Дарвинизм нигезләре

Катнаша башлау Катнашырга тотыну. М. Максуд иҗат эшчәнлегенең тәүге елларыннан ук матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән катнаша башлый. Совет Татарстаны язучылары

Катнашып алу Кыска вакыт эчендә, аз гына катнашу

Катнашып йөрү Озак, дәвамлы яки регуляр рәвештә катнашу

Катнашып килү Баштан ук, эзлекле рәвештә катнашу. Яки менә Латыйфханны алыйк. Безнең хәрәкәттә күптәннән катнашып килә. Т.Әйди

Катнашып китү Азрак яки көтмәгәндә килеп катнашу. Картның артыннан куып барып, башыннан сыйпарга яисә нинди дә булса берәр ягымлы сүз әйтергә тели иде шикелле. Ул арада Госман карт башка шахтёрлар арасына катнашып китте. Ш.Камал

Катнашып кую Бик сирәк, озак вакыттан соң бер тапкыр катнашу.Кунаклар бер Вилданга карадылар, аны үз күрделәр, бер шикләнделәр. Бигрәк тә теге сирәк-мирәк катнашкалап куя торган карт шикләнде. Г.Толымбай. Бертолет тозының таркалу һәм аңа орынып торган янучан матдәләрнең яну реакциясе шырпы башында гына барса – бер нәрсә, ә әлеге тозның уннарча тонналары реакциягә катнашып китсә, бөтенләй башка хәл килеп чыга. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр

Катнашып тору Даими рәвештә, һәрвакыт катнашу. Безнең укучылар мәктәп олимпиадаларында катнашып тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә