КАТНАШТЫРУ ф. 1)Катыштыру, кушу, аралаштыру, буташтыру, бутау. Абыйсы турында шулай имеш-мимеш катнаштырыбрак сөйләсәләр, әтисе турында бик белеп, бик тәфсилләп сөйлиләр. Р.Төхфәтуллин. Китапта Аллаяр суфи мөнаҗәтләре гарәп, фарсы сүзләре катнаштырып, бик авыр тел белән язылган. Ә.Фәйзи. Гасырлар буена үзара гына өйләнешү, кан катнаштыру нәтиҗәсендә, андагы кешеләр дегенерация юлына басканнар. А.Тимергалин

2) Берәүне үз араларына алу, даирәгә кабул итү; кемне дә булса нәрсәгәдер җәлеп итү, тарту. Узган яз Мөгаҗи тавында шапталка уйнаганда, безне уенга катнаштырмаганнары өчен, Әхсәнәнең күлмәге эченә бака салган идек. Р.Хафизова. Элекке елларны аны концертка түгел, тәнәфес вакытында әйлән-бәйлән уйнарга да катнаштырып булмый иде. Р.Хафизова. Аларны полкның ерткычлык эшләренә катнаштырырга ашыкмадылар. И.Туктар

Катнаштырып кую Тиз генә катыштыру. Мине шунда ук бу концертка катнаштырып куйдылар. Г.Мөхәммәтшин. Калийлы һәм азотлы ашламаларны, фосфорит онын һәм преципитатны алдан ук катнаштырып куярга мөмкин. Яшелчәчелек

Катнаштырып тору Гел катнаштыру, әледән-әле катнаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә