КАТНАШМА и. 1) Төрле матдәләрне, элементларны механик юл белән кушып, берләштереп, аралаштырып ясалган масса, кушылма продукт. Менә шунда галимнәр, нефтьтән аерып алынган суны тоздан, башка төрле механик катнашмалардан чистартып, яңадан продукт катламына куарга, дигән тәкъдим ясадылар. М.Хәсәнов. Катнашманы эчәк тулганчы салырга ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә, һәм тутырма ярылып китәргә мөмкин. Татар халык ашлары 2) Төрле сорт катнаштырудан барлыкка килгән ашлык, иген һ.б. Беренче метод – серкә катнашмасын куллану. Мәсәлән, алмагачны груша белән кушканда, ул алмагач чәчәкләрен төрле сорт груша серкәләре катнашмасы белән серкәләндергән. Дарвинизм нигезләре. Ул аның «ял итүче» туфракта ничек торгызылганлыгын өйрәнде һәм башаклы-кузаклы катнашмаларны чәчәргә кирәклекне алдан ук күрсәтте: алар – туфрак структурасын торгызучылар. Җир чәчәктә 3) Берәр нәрсә составына өстәлгән, килеп кергән башка нәрсә. Сортларның берсе сынауга түзмәде: анда катнашма бар булып чыкты. Җир чәчәктә |