КАТНАШ II с. 1. Төрле элементлардан, компонентлардан, өлешләрдән торган, төрле нәрсәләр белән кушылган, составы, сыйфатлары буенча төрле, катлаулы. Колхоз басулары, ак каеннар үскән уйсулык, тырпаешып торган яшь чыршылар артта калып, катнаш урман башланды. М.Насыйбулин. Әлбәттә, үлчәнелә торган зурлыкны без үлчәү берәмлегенең (яки масштабның) башка өлешләре белән дә чагыштыра алабыз. --- Ул вакытта үлчәү нәтиҗәсендә, гади вакланмалар яки катнаш саннар килеп чыга. Югары математика нигезләре

2. бәйл. мәгъ. 1) Белән, бергә, аралаш. Чыкырдап торган таш катнаш балчыкларны тимер иләкнең бер ягыннан икенче ягына йөгертәбез. М.Гафури

2) Берәр нәрсә белән бергә, бер үк вакытта. Тәзкирә, анасына гаҗәпләнү катнаш аптырау белән карап, үзеннән-үзе кызарып алды. Ф.Хөсни. Нәфисәнең йөзендә гаҗәпләнү катнаш тирән борчылу күренде. Г.Бәширов

3. рәв. мәгъ. Күп компонентлардан, өлешләрдән, төрле нәрсәләр белән кушылып. Бер үк бүлмәдә берничә төр яктырткычтан файдаланырга мөмкин. Андый яктыртуны катнаш яктырту дип йөртәләр. Көнкүреш хезмәте. Катнаш туклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә