КАТНАШ I и. 1) Берәр эштә, вакыйгада башкалар белән бергә күрсәтелгән эшчәнлек, кертелгән өлеш, ярдәм, булышу. Карелиядә артиллерия һәм авиация катнашы белән киң күләмдә сугыш операцияләрен җәелдерү өчен мәйданнар бик аз. Г.Әпсәләмов. Берүзем эшләдем моны, башка берәүнең дә катнашы юк. Х.Вәлиәхмәтов

2) күч. Кемнең яки нәрсәнеңдер эшенә, вакыйгага мөнәсәбәте, кагылышы, бәйләнеше. Сәйранга чыккан яшь угланда кемнең ни катнашы бар?! Ф.Латыйфи. Әмма Камил барыбер өнәми бу кешене, ул аның нәрсәдә гаепле икәнен дә әйтә алмый, әмма бу бәхетсезлекләрдә катнашы барлыгын белә. Ф.Бәйрәмова. Сәрхушне җаваплы урыннан куалар. Гарипов катнашында эшләнә бу. М.Насыйбуллин

3) сир. Аралашу, йөрешү. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Г.Ибраһимов

4) лингв. Һәм ияртүле, һәм тезүле бәйләнештәге җөмләләрдән торган. Катнаш кушма җөмләдә, кагыйдә буларак, баш җөмләләр үзара тезүле юл белән бәйләнәләр. М.Зәкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә