КАТМАРЛЫ с. бот. 1) Таҗ яфракчыклары күп катлы булган (чәчәк). Һәркемгә дә мәгълүм декоратив үсемлек булган левкойлар орлык чәчеп үстереләләр; бу орлыклардан төрле төстәге: кар кебек ак, крем төсле, сирень төсендә, ал, чуар чәчәкләрнең катмарлы бүреге белән очланган нык куаклы сабаклар үсәләр. Катмарлы чәчәк тик таҗ яфракчыкларыннан гына тора. Ләкин үрчемсез катмарлы чәчәкләр белән беррәттән, орлыклар бирүче гади чәчәкләр дә барлыкка килүләрен дәвам итәләр; бу орлыклардан тагын, үрчемсез катмарлы чәчәкләре дә һәм аз гына санда гади чәчәкләре дә булган үсемлекләр килеп чыгалар ---. Умарта кортлары 2) Чачаклы, катлаулы; русчасы: махровый. Катмарлы сөлгеләр вакыт узу белән катылана һәм суны начар сеңдерә башлый. Катмарлы сөлгеләрне үтүкләргә һәм тәгәрәтергә киңәш ителми, шулай ук аны крахмалларга да ярамый. Файдалы киңәшләр |