КАТЛЫЛАНУ ф. Катлар, катламнар хасил итү. Әтинең кулы верстактагы аршынга сузылган кебек күренгәч, ничектер, үзеннән-үзе, инеш буе, анда көлеп торучы Закир абый, аның көлгәндә ике катлылана торган сәер ирене күз алдыма килде. Г.Бәширов

Катлыланып тору Катлы булып күренү.Аз гына ике катлыланып торган бу елмаюлы калын иреннәр, аннары әле сержантның башындагы ялтыр бөркетле фуражкалары, самолёт сыман нәрсә кадалган күк погоннары безнең Ильясның да телен ачып җибәрергә җитә калды. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә