КАТЛЫ’-КАТЛЫ с. 1) Күп катлы, күп катламлы. Бөтен җиренә катлы-катлы булып тәмәке төтене сеңгән була. Г.Мөхәммәтшин. Катлы-катлы буынлы исемнәрне өнәмим мин. Ш.Еникеев. Гөбәдия дә – бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз гына үтми. Татар халык ашлары

2) Этажлы, яруслы. Катлы-катлы яруслары, трибуналары һәм утыргычлары белән безнең стадионнарны һәм циркларны хәтерләтсә дә, арена – үзгә бер корылма. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә