КАТЛЫ с. 1) Берничә тапкыр катланган. Ике катлы тәрәзәдән карыйм, Тукай аша карыйм дөньяга. С.Хәким. Әле генә оетып суыткан катыкны ике катлы марлядан теккән кечкенә капчыкка салалар да салкынча урынга элеп куялар. Татар халык ашлары 2) Катламы булган. Күпереп, кызарып пешкән ике катлы кош теле барлыкка килә. Татар халык ашлары. Ике катлы тукымадан тегелгән яканы башта өч ягыннан чалмыйча ясалган баганалар белән бәйләп чыгалар, ә аннары челтәрле рәтләр бәйлиләр. Мәктәптә кул эше 3) Этажлы, яруслы, берничә этажы, ярусы булган. Кызыл кирпечтән салынган өч катлы затлы бина. Р.Мөхәммәдиев. Ул ике катлы таныш йортның болдырына менеп, ишек белән янәшә тәрәзәгә чиертте. Җ.Тәрҗеман. Ошбу гамәл җиде катлы Күкнең җимерелеп төшеп, юктан бар булмас, бардан юк булмас дөнья өстенә кабер ташы булып ятуы белән генә тәмамланыр. Ә.Гаффар |