КАТЛАУСЫЗ с. 1) Катлаулардан тормый торган, береккән, тоташ. Рәмиевләр --- массага үпкәләргә, аны сүгәргә тотыналар. Ә бу массаның катлаусыз бернәрсә генә булмаганын, аның сыйныфларга аерылганын аңламыйлар. Г.Нигъмәти 2) күч. Гади, җиңел аңлаешлы. [Гайфулланың] көрәш чаралары зәгыйфь һәм катлаусыз. М.Җәлил |