КАТЛАУЛЫЛЫК и. Катлаулы булу сыйфаты. Әмма җинаятьне ачыклауның ничеклеген без күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки ул хезмәтнең авырлыгын, катлаулылыгын бөтен нечкәлеге белән белмибез. М.Насыйбуллин. Хәлнең катлаулылыгы тагы шунда иде: ничәмә гасырлар буена фаҗигале көрәш алып барылган һәм менә, ниһаять, безнең шартларда гына ирек яулаган мәхәббәткә каршы закон һәм логика нигезендә кул күтәрергә тиеш иде ул. А.Расих |