КАТЛАУЛЫЛАНУ ф. Катлаулы булып китү, катлаулану. Чәчәклеләрнең органнар төзелеше бик катлаулыланган, ә тукымалары югары дәрәҗәдә специальләшкән, ягъни аерым бер функцияне үтәүгә нык җайлашкан. Биология

Катлаулылана бару Торган саен ныграк катлаулылану

Катлаулылана башлау Катлаулыланырга тотыну

Катлаулыланып бетү Бөтенләй катлаулылану

Катлаулыланып калу Катлаулы, четерекле хәлдә калу

Катлаулыланып китү Көтмәгәндә, тиз арада катлаулылану

Катлаулыланып тору Катлаулыланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә