КАТЛАУЛАНУ I ф. 1) Кат-кат булу, катлау-катлау булу, берничә кат хасил итү. Болытлар катлауланып-катлауланып шәһәр өстенә таба агыла башладылар. Г.Ибраһимов. Кар катлауланып утырган

2) Төзелеше, эчтәлеге ягыннан катлаулы хәлгә килү; гадилектән катлаулылыкка табан үзгәрү. Алар җир өстендә ничәмә миллион еллар буена төрле-төрле организмнарның яшәү үзенчәлекләрен, нинди төр тармакларына бүленеп туктаусыз үзгәрүләрен, торган саен катлаулана барып үсешләрен һәм аларның яңалары борынгы төрләрдән төзелешләре ягыннан ничек аерылып килүләрен ачык күрсәтәләр. Җир һәм туфрак

3) Иҗтимагый катлауларга (төркемнәргә) бүленү, аерылу. Крестьяннар арасында да ризасызлык үскәннән-үсә, һәм авылның үз эчендә сыйныфларга катлаулану [бара], шул катлаулар арасындагы дошманлык кыза. Г.Нигъмәти

4) Тагын да кыенлашу, авырлашу; кискенләнү, киеренкеләнү. Әсәрдәге [Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ындагы] фаҗига тирәнәя һәм катлаулана. М.Җәлил. Наганы да кулдан ясалган булырга охшый! Димәк, бу эшне тагы да катлауландыра. Х.Вәлиәхмәтов. Әгәр дә отряд башка отрядлар белән якын арада кушыла алмаса, хәлебез тагын да катлауланачак. И.Туктар

Катлаулана бару Торган саен ныграк катлаулану. – Әфәнделәр, – диде ул уйчан кыяфәт белән, – табигатьтәге башлангыч хакыйкатьләргә якынлашкан саен, төшенчәләр катлауланганнан-катлаулана бара, бу кыенлык шулай ук икенче юнәлештә дә – акыл яңа танып белүләргә омтылган чиккә таба да үсә. Җ.Тәрҗеман. Кызының авыруы һәм үлеме белән артык дәрәҗәдә борчылуы да булгандыр инде, катлаулана барган тормыш мәшәкатьләре дә карт сөяккә җитә калгандыр, бу язны Сәгъди абзый үзе дә түшәккә егылды. Ә.Фәйзи

Катлаулана башлау Катлауланырга тотыну

Катлаулана төшү Беркадәр, бераз катлаулану. Кызлары тугач, аралар тагын да катлаулана төште. С.Сөләйманова

Катлауланып алу Тиз генә, бер арада, кыска вакытка катлаулану. Хатынның сырхавы шактый ук катлауланып алды, аны шифаханәдә өч атнага якын дәваладылар. М.Хуҗин

Катлауланып бетү Бөтенләй катлаулану

Катлауланып китү Тиз арада, кинәт кенә катлаулану. Халыкара хәлләр бик катлауланып киткән көннәрдә Хәсән карт ярты сәгатьлек «Время» тапшыруына гына риза булмыйча, идарәгә килә. М.Мәһдиев

Катлауланып тору Даими рәвештә катлауланган хәлдә булу, әледән-әле катлаулану. Туфрак чынлап та борчак оны катыштырып пешергән карабодай күмәче төсле сорылы-аклы булып катлауланып тора һәм уалаган чакта бармаклар арасыннан комланып коела иде. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә