КАТЛАУЛАНДЫРУ ф. Катлаулы итү; четереклеләндерү, кыенлаштыру, читенләштерү, авырлаштыру. Салкыннар һәм бураннар хәзер дә әле нефтьчеләр эшен шактый катлауландыра. Р.Төхфәтуллин. Тригонометрик тамга астындагы аргументны катлауландырып, тригонометрик функцияләрне үзара һәм башка функцияләр белән комбинацияләштереп, бик катлаулы күренешләрне өйрәнү өчен функцияләр төзергә мөмкин. Югары математика нигезләре Катлауландыра бару Торган саен, көннән-көн, тагы да ныграк катлауландыру Катлауландыра башлау Катлауландырырга тотыну Катлауландыра төшү Бераз, беркадәр катлауландыру. Галим тәҗрибәне бераз катлауландыра төшеп, янәшәдә үсеп утыручы икенче шундый ук гөлнең яфрагын кисә. Ф.Имамов Катлауландырып бетерү Бөтенләй, тәмам катлауландыру Катлауландырып кую Кинәт кенә, көтмәгәндә катлаулы хәлгә китерү. Эш шунда ки, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе башлыгы --- мәсьәләне берникадәр катлауландырып куя. Безнең гәҗит |