КАТЛА’У-КАТЛАУ с. 1. Күп катлаулардан торган, берничә катламнан торган. Трактор җир буйлап сөреп, катлау-катлау кара балчыклы җирне ишеп бара. Ф.Сәйфи-Казанлы. Шахтёр, тук-тук чукып, катлау-катлау ташны җимерә. М.Гафури

2. рәв. мәгъ. Күп катлауланып, берничә тапкыр катлауланып. Һәр яңа чор, катлау-катлау итеп, Үз төсләрен сала тормышка. С.Хәким. Тигезлекләрне төзи торган токымнар: балчык, ком, вакташ, чуерташ, лёсс, известьташ һ.б.лар, гадәттә, горизонталь яки бераз авыш рәвештә катлау-катлау булып ята. Физик география. Флювиогляциаль утырмалар күбесенчә хәзерге елга буе утырмалары шикелле катлау-катлау булып ясалган булалар. Җир һәм туфрак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә