КАТЛА’У II и. 1) Берәр нәрсәнең бер каты, катламы. Басуга калын кар катлавы ятты. Ә.Фәйзи. Рәйсә карның күпме явуын белмәкче булып чүгәләде дә юл читендәге карны ялангач кулы белән сыпырды, юка иде шул быелгы беренче кар катлавы. М.Хуҗин. Яңа җыйган гөмбәне салкын су белән яхшылап юалар, майлы гөмбә булса, эшләпәсенең өске юка катлавын кубарып алалар. Татар халык ашлары

2) Геологик пласт, катлам. Ул атмосфераның химик хәзинәсе дә, Җирнең иң тирән катлаулары да, атом энергиясенең дә кешегә хезмәт итүе турында сөйли. Химиянең киләчәге. Кювье, хайваннарның төрле геологик катлауларда табылган казылма калдыкларын өйрәнеп, Җирдә органик тереклекнең берничә чоры булганын билгеләгән. Дарвинизм нигезләре. Таш, су һәм һава катлавы белән янәшә – Җирнең терек катлавы... Җир чәчәктә

3) җый. и. Социаль-экономик хәлләре, дөньяга карашлары, культура дәрәҗәләре буенча бериш кешеләр төркеме, сословие. Син яшь кеше... Милли республика вәкиле. Язучы. Димәк, киң катлау халык исеменнән дә сөйлисең. Р.Мөхәммәдиев. Ул халык улы, хезмәт һәм икмәк тәмен яхшы белгән катлаудан – түбәннән күтәрелгән талант, халыкның рухи ихтыяҗын яхшы тойган әдип, ул үз талантын һәрдаим ил ихтыяҗы белән бергә бәйләп алып бара алган шәхес. Р.Фәйзуллин. Арсланов киңәше буенча Мәрдән белән секретарь Вафа бүген иртүк кулак һәм таза катлауларны берәм-берәм авыл советына чакырттылар. Г.Толымбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә