КАТЛА’У I ф. Берничә кат итү, кат-кат итү. Бәйләгән деталь комбинацияләгән тукымадан юка булмасын өчен, җепне берничә катларга кирәк. Файдалы киңәшләр. Ике катлап теккәндә, чикләгеч линейкадан файдаланырга мөмкин, ул чагында җөй тагын да тигезрәк була. Көнкүреш хезмәте Катлап бетерү Тәмам, ахырга кадәрбарысын да катлау Катлап кую Катланган хәлгә китерү. Җепне катлап кую Катлап тору Һәрвакыт,даими, регуляр рәвештә катлау. Җепләрне катлап тору |