КАТЛАНУ ф. 1)Бөгелү, бөгәрләнү, йомарлану. Очырма туфрагына урам көчеге кебек чумып, өчкә катланып, аркасын җылы мич морҗасына терәп, безнең Йосыф йоклап ята. Г.Гобәй 2) Катлар, катламнар тәшкил итү. Мария Петровна үзе тәбәнәк, үзе артык юан, ияге ике катланып салынып төшкән. И.Салахов. Соңгы озын күз белән бергә катланган җепне эләктереп бәйлиләр, аннары 3 күз үрәләр һәм катланган җепне дә эләктереп, аскы рәтнең 3 күзен сикертеп, күз сузып чыгарып бәйлиләр. Бәйләгәндә катланган җепләр борылып калмасын, параллель барсын. Мәктәптә кул эше Катлана бару Акрынлап, әкрен генә, вакыт үтү белән катлану Катланып бетү Тәмам, ахырга кадәр катлану Катланып тору Һәрвакыт, даими рәвештәкатланган хәлдә булу |