КАТЛА’М-КАТЛАМ с. 1. Берсе өстенә берсе, кат-кат. Риза казыйның да катлам-катлам өйрәнелмәгән хезмәтләре бар. Мәдәни җомга. Катлам-катлам кар. Катлам-катлам таш. Катлам-катлам болытлар 2. рәв. мәгъ. Берсе өстенә берсен куеп, кат-кат итеп. Кама өстендә иләмсез кара болытлар катлам-катлам булып өелгән иде. И.Низамов. Бәлешнең эчен болгатмыйча гына, катлам-катлам итеп: ит, суган, бәрәңге, май һәм шулпа, алар арасына тоз, борыч сибеп салырга да мөмкин. Татар халык ашлары. Бәрәңгене катлам-катлам итеп салырга һәм һәр катлам саен иләк яки марля капчык аша препарат сибәргә кирәк. Файдалы киңәшләр |