КАТЛАМА и. кулин. 1) Ачы яки төче камыр җәймәсе өстенә май, мәк, варенье, төелгән киндер орлыгы һ.б.лар ягып, аны берничә кат бөкләп пешерелгән ашамлык. Кичә көлтә кертергә барганда, әнкәй кесәмә салган төче катлама хәтеремә килде. Катламадан да тәмле әйбер бар микән дөньяда. А.Гыйләҗев. Саҗидә түти безне күкәй күмәчләре, бодай катламалары белән сыйлый иде. Г.Галиев. Бәлкем, как-төш өстенә дигән чәчәкле кәнфитне ярты кадакка калдырып, аның урынына сумсага, катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Ә.Гаффар 2) диал. Төче яки ачы камырдан майда пешерелгән катлы җәймә. Бераз гына кортлы май белән катлама тыктым. Р.Төхфәтуллин |