КАТЛАМ и. 1) Кат-кат булып торган нәрсәнең бер каты. Яшел борчак басуы зәңгәр күккә кояш нурлары аша тоташа да басу өстендә баш әйләндергеч яшькелт-зәңгәр һава катламы ясый. М.Мәһдиев. Тону процессында чанда өч өлеш нефть катламы барлыкка килә. М.Хәбибуллин. Майның карасу төстәге урта катламын һәм аскы катламны икенче итеп бирелә торган ашлар әзерләү өчен файдаланалар. Татар халык ашлары 2) геол. Геологик катлау. Җир катламы вакыт-вакыт авыр ыңгырашып, калтырап-дерелдәп китә шикелле... Э.Касыймов. Бу елларда Татарстан нефтьчеләре «кара алтын»ны катлам басымы ярдәмендә чыгаруга күчтеләр. Ш.Бикчурин. Нефтьчеләр, галимнәр белән бергәләп, девонга яңа көч-куәт өстәргә, ягъни җир астына көчле басым белән су кудырып, катлам басымын саклап калырга мөмкин, дигән фикергә килделәр. М.Хәсәнов 3)күч. к. катлау II(3 мәгъ.).Хан карачыларына (министрларына) тиң, дәрәҗәле бу кешенең өенә керү – югары катламга күтәрелү белән бер. Ф.Латыйфи. Киң катлам әдәбият сөючеләргә Гәрәй Рәхимнең лирик пландагы уйчан шагыйрь һәм прозаик булып танылуы бер дә гаҗәп түгел. Р.Фәйзуллин 4) күч. Зур вакыт аралыгы, дәвер. Ераграк гасырлар катламнарын ныграк белгән саен, гыйбрәтле хәлләр күбәя генә. Р.Фәйзуллин. Гасыр катламнары астыннан табылган асыл ташлы муенсалар, алтын-көмеш беләзекләр янына килгән саен: – Безне, ирләрне, бөлдерә торган әйберләр менә шулар инде, – дип кабатлый. С.Сөләйманова |