КА’Т-КАТ с. 1. Күп катлы, күп катламлы, катлы-катлы. Каз канаты кат-кат була, Ир канаты ат була. Җыр. Аланда күл. Кечкенә, түгәрәк кенә. Кыш бабай боз белән томалап, өстенә кат-кат юрган ябып киткән. Г.Гобәй. Өстә кат-кат ямау белән йөргән еллар да әле ерак түгел. С.Рафиков 2. рәв. мәгъ. 1) Берничә кат итеп, катлы-катлы булып. Йолдызлар шундый күп, әйтерсең берсе өстенә берсе кат-кат өелешеп беткәннәр. Г.Әпсәләмов. Өстән яңгыр ява торды, юеш ашлыкны кат-кат өйделәр. М.Мәһдиев. Кат-кат үрелгән тоташ спираль. Р.Мөхәммәдиев 2) Берничә мәртәбә, күп тапкыр, берничә тапкыр, кабат-кабат. Исламгали агай хатны кат-кат укыды һәм укыган саен үзенең наданлыгын ныграк сизә барды. М.Мәһдиев. Моны безгә Фәрдәнә апа кат-кат сөйләде. Р.Хафизова. Сүз алып, иптәшләре алдына чыгып баскан һәр галим үз бурычын уңышлы үтәвен расларга тырыша, кат-кат бер үк хакыйкатьне тәкрарлый. К.Тимбикова |