КА’ТЕР и. ингл. 1) Якын араларга йөри, кешеләр яки йөк күчерү өчен, туризм, саклау һәм таможня хезмәтен үтәү өчен файдаланыла торган моторлы яки җилкәнле-ишкәкле кечерәк судно. Авыр, юан чылбырлар белән яр кырыена тартылып куелган дебаркадер як-якка әүмәкләнде, түгәрәк тәрәзәле кыска катерлар, дегеткә буялган кара, җәенке көймәләр чайкалды, ә баш өстендә эчне пошырып телефон чыбыклары сызгырды. Н.Фәттах. Иделгә чыгу белән, Җәүдәт катерны бар куәтенә җибәрде. С.Сабиров. Җәй коры килү сәбәпле, ул быел бик нык кайткан, саеккан, ләкин суы, катер артыннан яр читләп дулкын йөгереп үтүгә карамастан, аяз күк йөзедәй саф, чиста иде. Х.Сарьян 2) Хәрби хәрәкәтләр алып бару максаты белән кулланылган кечкенә хәрби корабль. Бөтен бер флотилия ләбаса: туп, пулемётлар белән коралланган тиз йөрешле алты катер, алтмышлап хәрби матрос. И.Низамов. Ул аңына килгәндә, катерлар утрау янына килеп десант төшергәннәр иде. Рәхмәт сиңа, солдат! |