КАТЕГО’РИЯ и. гр. 1) филос. Чынбарлык күренешләренең гомуми сыйфатларын һәм бәйләнешләрен чагылдыра торган төшенчә. Шәрыкчә караганда, файда һәм сәнгать – бер-берсенә буйсынмый торган капма-каршы категорияләр. М.Юныс. Һәрбер фәннең үз категорияләре бар, һәм ул шул категорияләр белән эш итә. М.Абдрахманов

2) Фәнни терминологиядә: тикшерелә торган предметларның төркемен яки аларның иң гомуми билгеләрен белдерә торган төшенчә (төр, дәрәҗә, разряд). Грамматик категория буларак, сан исемдә предметның бер яки бердән артыклыгын, ягъни билгесез күплеген белдерә. Татар грамматикасы. Төп синтаксик категорияләрне билгеләгәндә рус теле грамматикалары файдаланыла, рус теле белән чагыштырып, татар сөйләменең үзенчәлекләрен ачуга ныклы омтылыш ясала. М.Зәкиев

3) Бертөрле предметлар, күренешләр һәм кешеләр төркеме. Хәзер Сабантуй мәйданына үлчәү категориясе белән кертәләр, фәнгә нигезләп көрәштерәләр. М.Мәһдиев

4) соц. Бертөрле үзенчәлекле сыйфатларга, билгеләргә (мәс., яше, профессиясе һ.б. яклары белән) хас булган аерым кешеләрдән (индивидуумнардан) торган төркем. Социолог буларак, Энҗе андый категориягә керүчеләрне дә белә: публикага речь сөйләүче бер ир. Гадәттә, мондый категория кешеләре алтмышны узган пенсионерлар була. М.Мәһдиев. Аның логик фикер йөртүе, төрле категория кешеләрнең психологиясен нечкәләп белүе күп кенә хезмәттәшләрен сокландыра. Х.Вәлиәхмәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә