КАТГЫЙЛЫК и. 1) Ныклык, тәвәккәллек. Хәмдиевнең бөтен барлыгыннан, үз-үзен тотышыннан --- катгыйлык һәм җитдилек бөркелеп тора иде. Р.Төхфәтуллин. – Ә беләсезме, иптәш Нурсәетов, – диде райком секретарена беркадәр тантана белән, – күрше районда инде өченче көн чәчәләр! – Бераздан исә тынычрак тонга күчеп, әмма шулай да катгыйлыгын, таләпчәнлеген әз генә дә йомшартмыйча: – Юк, иптәшләр, һич тә кояш киптергәнне көтеп ятарга ярамый. Н.Фәттах

2) Төгәллек, ачыклык, ныклык, аныклык. Бу төр бөҗәкләрнең тормышында тикшерелгән һәм статистик яктан дөрес һәм инде катгыйлык алган шушы юл буенча тайпылышсыз баруны без инстинктив тәртип дип кабул итәбез дә инде. Үсемлекләр һәм бал кортлары. Фикерләрнең катгыйлыгы. Җавапның катгыйлыгы

3) Хәлиткеч булу. Вакытның катгыйлыгы. Бәрелешләрнең катгыйлыгы

4) Кискенлек, кырыслык, таләпчәнлек. Карашының катгыйлыгы. Сорауның катгыйлыгы каушатты

5) Ташламасыз булу, катылык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә