КАТГЫЙ с. 1. 1) Кискен; җитез, бик тиз. Катгый адымнар

2) Нык, төгәл, аңлаешлы, икеләнүсез, тәвәккәл. Мин дә катгый карарга килдем: ана саесканның тиешле ялы бетеп, балаларын ияртеп урманга таба очуы булды, сәнәк алып, теге ояны туздырдым. М.Мәһдиев. Бу минем катгый җавабым иде. А.Шамов. Бу «син мине күндерә алмадың, әти кеше, алай гына да түгел, минем карарым катгый, мине бу юлымнан беркем дә яздыра алмас» дигән мәгънәне аңлата иде. А.Расих

3) Хәлиткеч, җитди. Николай Григорьевич бу чирне бик тиз сизеп алды һәм барлык корабларның командирларын, комиссарларын җыеп үткәргән оператив киңәшмәдә катгый чара күрергә кирәклеген әйтте. С.Сабиров. Тамашаның традицион үз катгый тәртипләре бар. Р.Фәйзуллин

4) Кырыс, таләпчән. Шуны раслаган кебек, өй хуҗасының кырыс һәм катгый сүзләре яңгырый. С.Шәкүров. Казаннан да, районнан да бу турыда катгый директив бар. Без аны гамәлгә ашырырга тиешбез. Г.Толымбай. Рейдтагы барлык транзит буксирларга һәм үзебезнең баркасларга шундый катгый команда бирегез: хәзер үк рейдка чыгып, бәлага очраган краннарга, баржаларга ашыгыч ярдәм күрсәтсеннәр... С.Сабиров

5) Ташламасыз, аяусыз, каты. Менә авыл хуҗалыгы уставын бозучылар турында бик катгый карар да чыкты. Р.Төхфәтуллин. Ул әле һаман да астыртын гына пыскып яшәүче сыйнфый дошманга һәм аларның иярченнәренә катгый кисәтү булып яңгырады. С.Шәкүров

2. рәв. мәгъ. Каты итеп, кискен, икеләнүсез. Күпернең аргы ягына чыгу катгый рәвештә тыела. Р.Мөхәммәдиев. Өч ай буе квартирага түләмәгән өчен, катгый рәвештә кисәтү кәгазе иде анда. М.Хәсәнов. Катгый сөйләшә җитәкче: сүзен әйтте, җавапны тыңлап тормады. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә