КАТА’У и. иск. 1) Балчык стена белән әйләндереп алынган ябулы абзар, келәт. Кыйнаганнан соң, аның кулларын каерып бәйләделәр, өстерәп алып киттеләр һәм тыкрыктагы катауга ябып, өстеннән бикләп куйдылар. З.Хәким

2) Балчык стеналы ныгытма, кальга, крепость, ныгытылган лагерь. Катауның ике капкасы бар, --- капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Н.Фәттах. Катау капкасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә